Онлайн трансляция

Свернуть

Татар телен өйрәнәләр

Татар телен өйрәнәләр

https://tnv.ru

29 Январь 2021, 17:01

249

0

Сабыйны туган теленә өйрәтәм дип, кибеттән татарча китап эзли башласаң, аны тиз генә табам димә! Йөри, сөйләшә генә башлаган бала өчен мондый әдәбият, төсле уеннар - чыккан атнасында ук таралып бетә. Шушы мәсьәләне хәл итү өчен, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау комиссиясе үзенчәлекле проект башлады. Балалар бакчалары өчен мондый нәни китаплар махсус бастырыла һәм таратыла.

Татар телен өйрәнәләр
Төсле китапларга карап балалар татарча сүзләрне тизрәк өйрәнә, ди тәрбиячеләр. Татарстан китап нәшрияты бүләк иткән әлеге әсбапларны зур ярдәмче дип атыйлар. Нәниләр җәнлекләр төшерелгән фотосурәтләрне бигрәк тә үз иткән. Картага карап хайваннар турында хәзер үзләре сөйли.

Ә бу татар шагыйрьләре һәм язучыларның әсәрләрен сөйләүче уенчык-китап. Балалар хәзер ул әкиятләрне үзләре дә сәхнәләштерә.

Ә монсы Казан хәзинәсе уены. Аны хәзер балалар белән бергә уйныйбыз. Балалар әйтегез әле аны ничек уйныйлар?

-Һәрбер сан астында Касзанның истәлекле урыннары да күрсәтелгән. Алар турында мәгълүматны менә шушы карточкалардан белеп була.

Татар телен өйрәтүче мондый әсбаплар республиканың барлык балалар бакчаларына таратылган. Татарстан китап нәшрияте аларны махсус сайлап ала.

Илдар СӘГЪДӘТШИН, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан китап нәшрияте генераль директоры:
- Тәрбиячеләр фикерен дә искә алдык. Бу безнең иң күп сатылучы китаплар. Шуңа алар сайланып алынды. Алар хәзер сатуда юк. алга таба аларны бастыру эшен яңадан бастыра башлыйбыз.

Гөлназ САФИУЛЛИНА, Казанның 415нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе:
- Балалар бу китапларны яратып алды. Тәрбиячеләр өчен дә зур ярдәмлек. Һәр очракта кулланабыз.

415нче балалар бакчасы 1961нче елда ачылган. Соңрак ул татар телендә белем һәм тәрбия бирүче бакча буларак үзгәртелә. Аннары билингваль исеме дә бирелә. Быел туган телдә белем бирүче иң яхшы балалар бакчасы конкурсында җиңү яулыйлар.

Рузалия КАДЫЙРОВА, Казанның 415нче балалар бакчасы мөдире:
- Бу конкурс безгә бер яктан телебезне үстерү өчен шарталар тудырса, икенче яктан тагын та тырышып эшләргә этәргеч булды.

Әлеге әсбапларга тагын бирничә китап һәм плакатлар да өстәләчәк. Алар балалар бакчаларының һәр төркемендә булачак,-ди проект авторлары.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров