Онлайн трансляция

Свернуть

Юл газабы?

https://tnv.ru

03 Февраль 2021, 16:45

261

0

Кышның соңгы ае башланды, ә бездә әле былтыргы карны көрәп бетерә алмыйлар. Татарстан шәһәрләрендә ишегалды юлларының үтеп булмаслык карлы ботка булуыннан зарланалар. Ачык Казан порталына кыш башыннан  килгән 5 меңгә якын гариза нәкъ менә шул турыда. Бүген тагын кар өстәлде. Юлларны чистартырга нәрсә комачаулый?

Юл газабы?
Казан мэриясенең инстаграмм битендә менә шушы - язма барлыкка килгәннән соң - дистәләгән кеше үз ишегалдында кар көрәмиләр дип хәбәр калдырган була. Бүген без адресларның берничәсен йөреп кайттык.

Назарбаев урамындагы ишегалды. Монда яшәүчеләр сүзенә караганда - кичә ишегалды чистартылмаган була. Без килгәндә - кар көрәлгән инде. Әмма халык канәгать түгел.

Раиса АЗОНОВА, Назарбаев урамындагы йортта яшәүче:
- Бу урамнан йөргәндә бөтен аякларымны авырттырып бетерә идем. Безгә - олы яшьтәгеләргә мондый юлдан йөрү куркыныч.

Монысы - Роторный урамы. Яуган карны тиешенчә чистартмау аркасында - мондагы ике полосалы юл - бергә калган. Машиналарга каршы якка юл бирергә туры иклә.

Халык зарларының бер өлеше - кар өемнәре. менә без вишневскийда . монда кар өеме минем буйдан да бигрәк.

Гомумән, Ачык казан порталындагы мөрәҗәгатьләрнең күбесе - нәкъ менә ишегалларын-юлларны чистартуга кагыла. Кыш башланганнан бирле шундый 5 мең гариза килә.

Кар белән Казанда гына түгел, бөтен Татасртан буйлап көрәшәләр.

Нурулла ХИСМӘТУЛЛИН, Яр Чаллыда яшәүче:
- Чистарталар, безгә кешеләргә генә авыррак йорергә.

Люция ЛАВРОВА - Яр Чаллыда яшәүче:
- Чистартырга тырышалар инде. Тик кеше аз булгачтыр, өлгермиләр инде.

Йөрергә җайсыз булудан тыш, тагын бер куркынычы - кешеләр таеп егылып, җәрәхәт алырга да мөмкин. Әйтик, казанның Адоратский урамындагы травмпунктта көнгә 100 кешене кабул итәләр. 3тән бере - юлда егылган.

Равил ЙОСЫПОВ - табиб-травматолог:
- Хәзер күбрәк - ишегалдында яки юлда ялгыш егылучылар. Нигездә - биек үкчәле аяк киеме кигән яшь хатын-сызлар, суставларын тарттыра, әйтик балтыр сөяге тирәсен. Ә олыраклар - терсәкләре, кулларын имгәтә, койрык сөяген авырттырырга мөмкин.

Үрнәк ишегаллары да бар. Казан үзәгендәге Сара Садыйкова урамындагы бу йорт алды чип-чиста. Җыештыручыбыз да яхшы, үзебез дә булышабыз, ди яшәүчеләр.

Миләүшә СӘЙФЕТДИНОВА - ишегалды җыештыручы:
- Гыйнварда ялда да, бәйрәмдә дә ял итмәдек, төнлә дә килеп чистартабыз. Һәрвакыт дворда, үз эшебезне беләбез.

Казанның административ-техник инспекция идарәсе ел башыннан 4 мең объектта - карны ничек чистартуларын тикшергән. 1000гә якын хокук бозу очрагын тапканнар. Нигездә, бу ишегаллары һәм түбәләр карлы булу. 105 оешма җаваплылыкка тартылган.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров