Онлайн трансляция

Свернуть

Балаларны акчалары булмаса, автобустан төшереп калдырырга ярыймы?

Балаларны акчалары булмаса, автобустан төшереп калдырырга ярыймы?

https://tnv.ru

18 Февраль 2021, 17:06

181

0

Хәзер җәмәгать транспортында  баручы 16 яшькә кадәрле балаларның түләргә акчасы булмаса, аларны автобус тукталышында төшереп калдырырга  ярамаячак. Россия  Дәүләт Думасында шундый закон проектын 3нче укылышта  кабул итте. Бу беренче чиратта, балалар гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен эшләнә. Закон алар ягында дип, автобуста "куян" булып йөрүчеләр артмасмы? Укучылар, ата-аналар бу яңалыкка ничек карый?

Балаларны акчалары булмаса, автобустан төшереп калдырырга ярыймы?
Я акча юк, я юл картасы онытылып калган. Җәмәгать транспортында йөрүче балалар белән еш була торган хәл бу. Дорфа сүзләр әйтүдән тыш, кайчакта укучыларны теләсә кайсы тукталышта, чит районда төшереп тә калдыралар. Россиядә андый мисаллар шактый. Узган ел үзебездә дә булды. Ноябрдә Казанның 60нчы маршрутында бер кызны чыгарып җибәрәләр. Аның кесә телефоны да сүнгән була. Буген без аралашкан балалар башка чоракларны да искә алды.

Даниил ЛУКОНИН, укучы:
- Минем сыйныфташым автобуска кергән иде. Ә картасын өйдә онытып калдырган. Аңа кычкыра башладылар һәм төшереп калдырдылар.

Кайчакта транспорт картасында акча булмавын, җәмәгать транспортына кергәч кенә аңлыйлар. Аның балалар кулында югалуы да ихтимал. Ярый ла, мәрхәмәтле кондуктор туры килсә.

Әмирә САБИРОВА, кондуктор:
- Мин әйтәм, ярар, беренче тапкыр яки икенче тапкыр гафу итәм төшереп калдырмыйм. Ата-аналар, кайбер очракларда белә торып балаларга буш карта бирәләр, бала -чаганы төшермәсләр әле дип уйлыйлар. Шул рәвешле акчаны янга кала бит.

Тиздән җәмәгать транспортында акча түләмәгән балаларны төшереп калдырыргамы, юкмы дигән сорау закон нигезендә хәл итәргә тиеш. Әмма әлегә депутатлар арасында да сораулар бар.

Марат БАРИЕВ, Россия Дәүләт Думасы депутаты:
- Беренчедән, нишләп бу 16 яшькә кадәр генә, 18 гә түгел. Икенчедән балаларга бәлки ничә яшьтә булуын раслый торган документ бирелер. Алар акча түләмәгән очракта ничә яшьтә булуын ничек исбатларга соң. Ул 15 дияр,ә бәлки чынлыкта аңа 17, 18 яшьтер.

Законның икенче ягы да бар. Балаларны барыбер төшереп калдырмыйлар дип укучылар бөтенләй түләмичә йөрмәсме?

Гөлназ ЖУРАВЛЕВА:
- Һәр ата-ананың намусына бәйле. Әйтүе кыен. Кеше акча янга калдырасы киләсе башкача эшләр минемчә.

Фоат САФИН ( автобуста пассажир бабай) :
- Баланы төшереп калдырыга ярамый әлбәттә. Төрле хәл була бит инде тормышта.

Яңа закон проекты беренче чиратта сәламәтлекне күздә тотып эшләнә. Мисал өчен менә бүгенге кебек салкын көндә акча юк дип кирәкмәгән тукталышта төшеп калган бала туңырга, хәтта өшергә дә мөмкин. Укучыларны төшереп калдырмау турында яңа канун автобус, трамвай, троллейбус һәм поездларда йөрүче пассажирларга да кагыла.

Җәмәгать транспортында акча түләмичә йөрүче балалар арта, ди пассаҗир йөртүче оешма җитәкчеләре. Яңа канун гамәлгә кергәнче күп нәрсәгә ачыклык кертеп бетерәсе бар, ди алар.

Сергей ТЕМЛЯКОВ, Татарстанда автотранспорт предприятиеләре берлеге җитәкчесе:
- Мисал өчен, 14 яшьлек бала автобуста бара ди, түләргә акчасы юк. Ярар, ул тиешле урынга кадәр барды. Шул рәвешле пассажирга хезмәт күрсәтелде. Ә аның өчен акчаны кем түли. Бәлки балаларны мондый очракта автобустан ата-аналары килеп алырга тиештер, бәлки полиция чакыртыргадыр?

Дәүләт Думасы депутатлары балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыючы закон проектын 3нче укылышта кабул итте. Законга хәзер Президент кул куярга тиеш. Аннан соң бу мәсьәләгә ачыклык керттелер дип көтелә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров