Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда су торбасы шартлау аркасында булган җитди аварияләр

Казанда су торбасы шартлау аркасында булган җитди аварияләр

https://tnv.ru

11 Март 2021, 16:28

207

0

Су торбаларының тузуы - Казанның Әмәт бистәсендә яшәүчеләрне 8нче март көнне сусыз калдыра. Суз күпфатирлы өч йорт һәм шәхси хуҗалыклар турында бара. Бу - Казанда су торбасы шартлауның беренче генә очрагы түгел. 2 ай эчендә 10нан артык җитди авария теркәлгән. Мондый хәлләр ни сәбәпле килеп чыга? Башкала гына түгел, бөтен Татарстан өчен мөһим булган мәсьәләгә Илгиз Шәкүров җавап эзләде.

Казанда су торбасы шартлау аркасында булган җитди аварияләр
Быелгы 8 Март Людмила Смирнованың гомергә исендә калыр, мөгаен. Бәйрәм булганга түгел. Ул көнне бистәдә су торбасы шартлый.

Людмила СМИРНОВА
Дача урамында яшәүче
- Бөтен өйне су басты! Идәннәр гел суда иде. Базга да төште. Мунчадан көчкә чыгарып бетердек. Аннары су күршеләргә таба ага башлады.

Дача урамындагы башка йортларда шуңа охшаш хәл була. Нәтиҗәдә Әмәт бистәсендәге күпфатирлы 3 йортны һәм берничә шәхси хуҗалыкны судан аералар. Водоканал хезмәткәрләре проблеманы 2 тәүлек үткәч кенә хәл итә.

Хәзер төзекләндерү эшләре тәмамланган инде. Биредәге торбаларны 60 елларда ук сузганнар. Шуңа да алар тузып беткән, ди халык.

Бу мәгълүматны «Водоканал»да да расладылар. Чыннан да, биредәге суүткәргеч 100 процентка искергән диләр. Һәм мондый хәлдәге инҗенер челтәрләре Татарстанда байтак. 

Эльвира ЛИВАДА, «Водоканал» оешмасы матбугат хезмәте җитәкчесе:
- 2009 елдан суд карары нигезендә, бистәләрнең хуҗасыз челтәрләре безнең баланска тапшырыла. Торбаларның ничек салынуы безгә билгеле түгел, суны халык үзе керткән. Проект-смета документлары да юк, шуңа күрә челтәрләрнең күбесен 100 процентка тузган килеш кабул итәбез.

Аварияләр килеп чыгуның төп сәбәбе - торбаларның тузуы. Әлеге проблеманы Төзелеш министрлыгы коллегиясендә дә кутәргән иделәр. Су һәм җылылык челтәрләренең өчтән бере тузган. Казан шәһәре Думасы сессиясендә Рөстәм Миңнеханов бу өлкәдә акчаны кызганмаска кушты.

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ, Татарстан Республикасы Президенты:
- Этот год показал, что у нас очень большой износ по водоводам. Это не случайно - не хватает инвестиционной составляющей. Если мы не будем заниматься восстановлением, модернизацией - эта тема будет оставаться серьезной.

Казанда ике ай эчендә торбалар шартлау нәтиҗәсендә 10 зур авария теркәлгән. Февраль ахырында Ибраһимов проспектында өч көн эчендә бер ук урында ике торба шартлады - 12 йортны судан аердылар. Шул ук көнне, Юдинода балалар бакчасында суүткәргеч тишелү сәбәпле, 142 бала өйдә калырга мәҗбүр булды. Татарстанда көз һәм кыш айлары дәвамында меңнән артык коммуналь авария теркәлгән.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров