Онлайн трансляция

Свернуть

"Татар кызы" республика конкурсының җиңүчеләре билгеле!

"Татар кызы" республика конкурсының җиңүчеләре билгеле!

https://tnv.ru

09 Март 2021, 15:27

394

0

8нче март алдыннан "Татар кызы" республика конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Финалда 12 кыз татар милли йолаларын, традицияләрен, халыкның тарихын, үз нәселенең үткәнен белү буенча үзара көч сынашты. Бу проектның максаты да шул, телебезгә-мәдәниятебезгә игътибарны арттыру, татар хатын-кызларын тәрбияләү. Гүзәллек, зирәклек, зәвыклык тантанасыннан Фәйрүзә Мәҗитова.    

"Татар кызы" республика конкурсының җиңүчеләре билгеле!
Милли көйләр яңгырый, милли киемнәр кигән иң гүзәл туташлар да монда бүген. Тамашачылар бәйге башлануны көткәндә "Татар кызлары сәхнә артында чарага әзерләнә. Финалга кадәр алар башкалада ике атна буе яшәп белем туплый, экскурсиядә була, аш-су, кул эшләре буенча осталыкларын күрсәтә.

Әдилә ХӘМИДУЛЛИНА «Татар кызы 2021» конкурсы лауреаты:
- Мин үземә хатын кызларда гына булган сыйфатларны яңа яктан ачтым, һәм үзем белән үстерергә тырыштым.

Ләйсән БИЛАЛОВА «Татар кызы 2021» конкурсы лауреаты:
- Бу бәйге безне рухи яктан тулыландырды. шәҗәрә татар хатын кызлары сәхнәдә үзен тотышын барысын барысын бергә, менә бүген без сәхнәдә.

12 кыз алар. Финалга чыкканчы Татарстанның 200 туташы арасыннан сайлап алыналар. Жюри нәфис сүз, вокал, бию, актерлык осталыгы, үз нәселен, татар халкы тарихын белүләренә карап бәя бирә.

Инсаф АБЛУЛЛА «Татар кызы 2021» конкурсының жюри әгъзасы:
- Ничек сайлап алырга дигәндә бу бик авыр сорау әлбәттә, мин алар белән тел буенча эшләгән идем сайлап алу турларында булдым, сәхнәгә чыккач бөтен нәрсә күренә.

Сәхнәдә кызлар милли мода да күрсәтте,

Казан бию ансамле егетләре белән "Зәңгәр шәл"дә дә уйнадылар. Күмәк биюдә шома бастылар

Әлеге проектның максаты яшьләрдә мәдәни мирасыбызга кызыксыну уяту, телне, милли үзаңны үстерү, гореф-гадәтләрне саклау.

Данис ШАКИРОВ, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе:
- Тулы бер хәрәкәткә әверелгән проект Без елдан ел камилләшәбез, кызларның камиллеге дә, белүе дә.

Гүзәлия ГЫЙНИЯТУЛЛИНА «Татар кызы» Халыкара конкурсы дирекциясе башкарма директоры:
- Татар кызы ул ике сәгатҗлек чара түгел, ул шәхесне формалаштыру.

Узган елгы җиңүчеләр дә биредә бүген. Алар финалга чыгучыларга үз киңәшләрен биреп, ярдәм итә.

Азилә ӘЮПОВА «Татар кызы - 2019» конкурсы җиңүчесе:
- Татар кызы гиләсе минем тормышымны үзәгәртте, аң үсеше бирде.. без ияләшкән гади әйберләргә татар телебезгә мәдәниятебезгә яңа караш белән карарга өйрәтте.

Ике сәгатьтән соң сәхнәдә Татар кызы 2021 җиңүчеләрен игълан иттеләр. һәр 12 кызга төрле номинацияләрдә дипломнар тапшырылды. Алар арсыннан ике кыз халыкара татар кызы бәйгесендә Татарстан данын яклыячак. Аның берсе Казан гүзәле. Бу исемгә Илүзә Мәгүсүмова лаек.

Илүзә МӘГЪСҮМОВА «Татар кызы - 2021» конкурсы җиңүчесе:
- Бу тәрбия бирә торган бәйге, ихлас бәйге зур рәхмәт.

Ә гран-при иясе Саба кызы Айгөл Котдусова.

Айгөл КОТДУСОВА «Татар кызы - 2021» конкурсы гран-при иясе:
- Шушы татар кызы мөхитендә кайнатканга мин бик зур рәхмәтле.

Алар әлеге Татар кызы исемен горур йөртергә һәм янәшәдегеләргә үрнәк булырга вәгъдә бирә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров