Онлайн трансляция

Свернуть

Яшь чак - юләр чак?

Яшь чак - юләр чак?

https://tnv.ru

12 Март 2021, 15:52

264

0

Татарстанда балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар төнлә урамнарда рейд уздыра. Максатлары - канун бозучы балаларны ачыклау. Закон буенча, 18 яше тулмаганнарга кичке 10нан соң өлкәннәрдән башка урамда йөрергә ярамый. Соңгы ике айда гына Казанда бу кагыйдәне бозган 218 яшүсмерне ачыклаганнар. Узган төндә полиция хезмәткәрләренең чираттагы рейдына Илгиз Шәкүров та кушылды.

Яшь чак - юләр чак?
Казан үзәге. Төнге сәгать 10. Бу вакытта урамда 18 яше тулмаганнар йөрмәскә тиеш. Полиция хезмәткәрләре рейдны "Тукай мәйданы" метростанциясе янында башлый.

Ә бу кызлар балигъ яшендәгеләр. Инспекторлар туктаткан яшьләрнең күбесе документларын тыныч кына алып күрсәтә. Араларында "Комендант сәгате"нең нәрсә икәнен онытып җибәрүчеләр дә бар.

Документларың кул астында булмаса, фотосын күрсәтүне сорыйлар. Полиция хезмәткәрләрен күрмәмешкә салышучылар да бар.

Сәгать 11 ярты. Якындагы кафега керәбез. Зал тулы яшьләр. Сүз уңаеннан, биредә 18 яше тулмаганнар барлыгы ачыкланса, канун буенча кафе хуҗасына штраф яный. .

Ә менә беренче тәртип бозучылар! Бу кызга 17 генә яшь булып чыкты. Янында әти-әнисе юк. Аны шунда ук полиция бүлегенә алып киттеләр.

10 минут үтүгә кызны алырга әтисе килеп җитте. Беренче тапкырга кисәтү белән генә чикләнәләр, тагын кабатланса, штраф түләргә туры киләчәк. Аның күләме 500 сумнан 1000 сумга кадәр булырга мөмкин.

Бу төндә бер генә үсмерне тоткарласалар да, тәртип бозучылар шактый ди хокук сакчылары. Казанда 2020 елның гыйнвар-февраль айларында - 303 очрак теркәлсә, бу елның шул вакыты эчендә 218 үсмер төнлә урамда йөргәндә тоткарланган.

Виктория ЗАЙЦЕВА, Казанның Мәскәү районы прокуроры ярдәмчесе
- 2010 елда кабул ителгән канун нигезендә, 18 яше тулмаган үсмерләр уку елы вакытында төнге 10ннан соң, җәй айларында төнге 11дән соң урамда өлкәннәрдән башка йөрмәскә тиеш.

Исерткеч эчемлекләр эчеп тотылган балалар да бар. Бу елның ике аенда шундый 123 очрак булган инде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров