Онлайн трансляция

Свернуть

Быел Казан юлларындагы 45 мең квадрат мәйданда чокырларны тәртипкә китерәчәкләр

Быел Казан юлларындагы 45 мең квадрат мәйданда чокырларны тәртипкә китерәчәкләр

https://tnv.ru

30 Март 2021, 17:28

207

0

Казан урамнарында кардан арынган юлларны төзекләндерергә эшчеләр чыкты. Алар 45 мең квадрат метрда асфальт ямарга тиеш. Моның өчен 93 миллион сум акча тотылачак.  Иң беренчеләрдән булып әлеге эш Аракчино шоссесы, Оренбург тракты, Милленум күпере, Дзержинск, Гладилов, Зорге урамнарында башлана. Автомобиль хәрәкәтенә комачауламас өчен чокырларны төнлә ямыйлар. Халык эшчеләрне кайда көтә?

Быел Казан юлларындагы 45 мең квадрат мәйданда чокырларны тәртипкә китерәчәкләр
Быел Казан юлларындагы 45 мең квадрат мәйданда чокырларны тәртипкә китерәчәкләр. Бу якынча исәпләсәң, 10 футбол кыры дигән сүз. Эшне Аракчино шоссесы, Оренбург тракты, Милленум күпере, Дзержински, Гладилов, Зорге урамнарыннан башлыйлар.

Марсель САЛИХОВ:
- Ел саен юлларны төзекләндерәләр алар без яз җитүгә закладка бетәләр алар.

Рәүф ИБРАҺИМОВ:
- Безнең ишегалдында чүп-чар оясы бар. Анда машиналар керә чыгалар. Алар өчен җайсыз инде.

Шәһәр урамнары буйлап йөргәндә иң чокырлы участокларның исемлеген төзергә була.

Казанда машина йөртүчеләр өчен иң нык авырлык тудырган урамнарның берсе - ул Тверь урамы. Монда бик күп чакыр-чокырлы юллар. Әйдәгез юри генә берсен үлчәп карыйк. Тирәнлеге 10 сантиметрдан артык булса, озынлык 2 метр.

Бу исемлеккә Восход белән Подлужнаяны да кертеп булыр иде. Гладилов урамы белән Миллениум күперендә ремонт башланган инде. Чокырның киңлеге - 15, озынлыгы 60 сантиметрдан арта икән, аны ямыйлар. Эшкә тотыныр өчен уртача температура 0дән тубән булырга тиеш тугел.

Игорь КУЛЯЖЕВ- Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ^
- Иң беренче булып машиналар күп йөргән урамнарда чокырлар ямала. Шулай ук җәмәгать транспорты хәрәкәт иткән юлларга өстенлек бирелә. Хәзерге вакытта 3 мең квадрат метр юл төзекләндерелде инде.

Быелгы кыш Казан тарихына иң күп карлы булып кереп калачак. Өч ай эчендә генә башкала урамнарыннан 950 мең тонна кар чыгарыла. Бу 190 мең машина дигән сүз. Казанлылар кыш буе юлларның вакытында чистартылмавыннан зарланды. Халык контроле порталында меңләгән мөрәҗәгать алына.

Евгений ИВАНОВ:
- Кыш буе юлларны юньләп чистартмадылар. Язын гына вәзгыять үзгәрә башлады.

Юл хезмәтләре өчен кышкы режим апрель уртасына кадәр дәвам итәчәк. Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә беренче нәтиҗә чыгардылар. Карны вакытында чыгарырга өлгерә алмауны явым-төшемнең һәм ишегалларындагы автомобильләрнең күп булуы белән бәйләп аңлаттылар.

Рөстәм ГАФАРОВ- Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе:
- Быелгы кыш чыннан да күп карлы булды. Элегрәк без аны төяп чыгарырга өлгерсәк, быел җитешмәдек. Урам җыештыручыларның җитмәве һәм ягулыкның кыйммәт булуы да йогынты ясады.

Кардан арынган юлларның кайсы участогына ремонт кирәклеге турында Казан районнары хакимиятләренә җиткерергә мөмкин. Башкала урамнарындагы чокырларны ямау өчен быел 93 миллион сум акча тотылачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров