Онлайн трансляция

Свернуть

Этлек корбаннары

https://tnv.ru

29 Март 2021, 17:14

189

0

Россия төбәкләре һәм Татарстанда сукбай этләрнең күплегеннән килеп чыккан проблемаларны бер генә тапкыр кузгатмадык. Ул һаман да көн кадагыннан төшми. Менә соңгы 10 көндә аның белән бәйле тагын берничә вакыйга булды. 15нче мартта Дәүләт Думасына яңа закон проекты кертелгән иде. Ул хуҗасыз этләрнең санын көйләү буенча төбәкләргә өстәмә вәкаләтләр  бируне күздә тотты. Бу канун социаль челтәрләрдә шау-шу уяткач, авторлары аны кире ала. Әмма район-шәһәрләрдә булган хәлләр мәсьәләнең хәл ителмәвен һәм булган законнарның да эшләмәвен курсәтә.

Этлек корбаннары
Елена Волкованың улына сукбай эт - мәктәптән кайтканда очрый. Уйнарга дип сузылган кулларны - шунда ук тешләп ала.

Елена ВОЛКОВА - Әгерҗе шәһәрендә яшәүче:
- Кулының менә бу өлеше - сөягенә кадәр тешләнгән иде. Коточкыч күренеш. Уң кулын тегәргә туры килде. Хәзер көн саен - кулны бәйләтергә йөрибез, котыруга каршы укол салалар.

Монысы Әгерҗедә узган атнада ахырында булган хәл. Урам эте - бер хатын-кызга ташланган, ярасы зур булмаса да, әйләнә тирәдә кан гына.

Луиза ИБРАҺИМОВА - Әгерҗе шәһәрендә яшәүче:
- Менә бу случайны үзем күрдем, безнең дом янында. Тешләде дә китте, аннары скорый килде, беренче ярдәм күрсәттеләр.

Мондый очраклардан соң Әгерҗе халкының куркуы аңлашыла.

Маргарита ВАСИЛЬЕВА - Әгерҗе шәһәрендә яшәүче:
- Үзебез дә куркабыз, балаларны чыгарырга да куркабыз.

Мария БАРЕКОВА - Әгерҗе шәһәрендә яшәүче:
- Балаларны этләр янында йөгермәскә, курыкканнарын күрсәтмәскә өйрәтәбез.

Марат РӘССУЛОВ - Әгерҗе шәһәрендә яшәүче:
- Бөтен кешегә куркыныч тудырадыр инде, бигрәк тә балаларга.

Ел башыннан Әгерҗе үзәк хастаханәсенә әлеге проблема белән 26 кеше мөрәҗәгать иткән.

Татарстан буенча былтыр этләрдән зарланып шундый 10 меңләп мөрәҗәгать теркәлгән. Ни өчен мондый хәлләрнең саны арта соң? 2020нче елда гамәлгә кергән яңа закон - сукбай этләр белән проблеманы хәл итәргә тиеш түгел идемени? Ул эшләсә - Әгерҗедәге хәлләр кайдан килеп чыккан? Беренче сәбәбе - биредә - сукбай этләрне тоту белән шөгыльләнүче оешма булмаган.

Азат ВӘЛИЕВ -Әгерҗе районы башлыгы:
- Бүген - Махсус оешмаларны сайларга мөмкинлек бирүче аукционнар еш кына нәтиҗәсез уза. Катнашырга теләк белдерүче юк. Әйтик, быел ике тапкыр аукцион уздырдык. Кайбер оешмаларны катнашырга чакырдык. Килергә теләүче юк.

Сәбәбе - яңа закон кергәннән соң махсус оешмаларга таләпләр дә катгыйланды диләр. Шуңа районнар ике ут арасында кала. Бер якта - эт ташлану очраклары арту, халык мөрәҗәгатьләре. Икенче якта - законның утәп булмый торган шартлары, диләр районда. Әмма проблеманы хәл итеп була дип саный белгечләр.

Таһир ҺАДИЕВ - Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
- Законны үтәргә кирәк. шуның өчен кабул ителде.законны үтәгән очракта - проблема килеп чыкмас иде.

Димәк, Законны үтәүнең беренче адымы - этләрне тотучы оешма табу. Узган атнада Хөкүмәт җитәкчелеге районнарга мондый килешүләрне тизрәк төзергә кушты. Әгерҗеләр бу атнада шул эш белән шогылләнде. Махсус оешманы Бөгелмәдән тапканнар.

Икенче мәсьәлә - этләрне асрау өчен урын булдыру. Приютлар җитмәү - Россиядә кискен проблемаларның берсе. Казанда рәсми рәвештә эшли торган бер генә оешма бар. Районнарда алар юк, булганнары да шәхси. Бу эшне үз өстенә алган районнар да бар. Узган чыгаралышларның берседә Аксубайны мисал итеп китергән идек. Хәзер Әгерҗедә дә - алар үрнәгендә эшләргә җыеналар.

Олеся ВӘЛИУЛЛИНА - Әгерҗе шәһәрендә яшәүче:
- Менә кар эреп бетүгә төзелеш башларга җыенабыз. Ветеринар булып эшләүче танышларым бар, ташламалы стерильләштерү турында сөйләшеп куйдым инде, үзем дә шул приютта эшләргә әзер.

Законның үтәлеп бетми торган тагын бер пункты - эт тотучы кешеләрнең хайваннарга карата җавапсыз мөнәсәбәте. Урамда сукбайлар гына түгел, ә йорт этләре дә бар. Шуңа хуҗаларына вакцина ясап торырга киңәш итәләр.

Фәрит МӘНДИЕВ - Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары:
- Бәйдә тотарга тиеш. прогулкада чыкканда намордник булырга тиеш. вакцина ясарга кирәк. без былтыр 1600 эткә вакцина ясадык.

Йорт эте дә кешегә ташланырга мөмкин, диләр. Аеруча яз коне. Хәзер этләр нәсел калдыру өчен үзенә пар эзли. Шуна тешләү очраклары арта.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров