Онлайн трансляция

Свернуть

Күпкатлы йортның ишегалдында административ бина төзи башлаганнар

Күпкатлы йортның ишегалдында административ бина төзи башлаганнар

https://tnv.ru

29 Апрель 2021, 16:55

268

0

Яр Чаллының 39нчы микрорайонында яшәүчеләр безнең редакциягә мөрәҗәгать итте. Алар яши торган күпкатлы  йортның ишегалдында административ бина төзи башлаганнар. Халык фикеренчә, ул йортка бик якын урнашкан һәм монда санитар таләпләр үтәлми. Без ачыклаганча, янәшәдә урнашкан инжиниринг оешмасы монда кургәзмә үзәге төзи башлаган.  Хәзер аның законлыгын прокурорлар ачыклый.

Күпкатлы  йортның ишегалдында административ бина төзи башлаганнар
39нчы микрорайонда яшәүчеләрнең борчулары йөзләренә чыккан. Тынычлыкларын алган бу төзелеш март аенда башланган. Монда элек балалар уйный торган урын һәм спорт мәйданчыгы иде, диләр.

Документта күренгәнчә, биредә төзеләчәк бинаның биеклеге 10 метра якын булырга тиеш. Димәк, ул 2 катлы. Шуңа да янәшәдәге йорт тәрәзәләренә кояш яктысы төшмәс, ә авыр техника төзелешкә материал ташып хәзер үк юлларны ватып бетерә, дип борчылалар.

Билгеле булганча, объектны шәхси эшмәкәр Эдуард Кузнецов төзи. Ул - инжиниринг үзәгенең җитәкчесе. Аның компаниясе сәнәгать инструментлары сату белән шөгыльләнә. Без аның вәкиле Резедә Шәрифуллина белән элемтәгә кердек. Аның сүзләренә караганда, төзелә торган ике катлы яңа бина оешманың үз ихтыяҗлары өчен файдаланылачак. Проект буенча, территориядә парковка урыны каралган. Димәк, ишегалды машиналар белән тулмаячак, дип белдерде. Янәшәдәге йорт тәрәзәләренә дә яктылык җитәрлек дәрәҗәдә төшәчәк ди ул.

Резедә ШӘРИФУЛЛИНА, шәхси эшмәкәр вәкиле:
- Проект башланыр алдыннан кирәкле тикшеренүләр уздырылды, шул исәптән кояш яктысын капламау буенча да. Бу инсталляция проекты. Әлеге объект көн яктысын япмаячак. Безнең рәсми экспертиза нәтиҗәсе бар.

Объектны бу елның ноябрендә тапшырырга планлаштыралар. Төзелеш санитар таләпләргә туры киләме? Без Чаллы Башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек. Җавапны көн дәвамында бирергә вәгъдә иттеләр. Көтәбез. Төзелешнең законлылыгын халык мөрәҗәгатеннән соң, Прокуратура тикшерә башлаган.

Руслан ГОСАНОВ, Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы:
- Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы, матбугаттагы хәбәрләрдән соң 39нчы комплекстагы күргәзмәләр үзәге һәм офислар була торган бина төзелешендә җир һәм шәһәр төзелеше законарының үтәлешен тикшерергә кереште. Барысын да ачыклыйбыз.

Без бу мәсьәләне күзәтеп барачакбыз. Прокурорлар тикшерүе вакытында, Башкарма комитет карары буенча, төзелеш туктатылган.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров