Онлайн трансляция

Свернуть

Батыршин урамындагы йортта булган шартлау

Батыршин урамындагы йортта булган шартлау

https://tnv.ru

30 Апрель 2021, 16:05

266

0

Шартлаткычлар ясау белән шөгыльләнгән 49 яшьлек Эрик Нуриев яшәгән фатирны тентү вакытында гадәттән тыш хәл килеп чыккан иде.

Батыршин урамындагы йортта булган шартлау
Хокук саклаучылар дары һәм патроннарны подъездга алып чыга башлагач, алар шартлый. Башта әлеге ир-атка карата "Шартлаткыч матдәләрне законсыз саклау" маддәсе буенча җинаять эше ачарга теләделәр. Әмма бүген Казанның Совет районы судында Эрик Нуриев кулга алынды. Аңа «Куркыныч ысул белән ике яки аннан да күбрәк кешене үтерергә теләү» һәм «Полиция хезмәткәрләре тормышы өчен куркыныч тудыру» маддәләре буенча гаеп белдерелде. Суд тикшерүченең үтенечен канәгатьләндерде һәм гаепләнүчене ике айга СИЗОга җибәрде. Эрик Нуриев үз гаебен танымый.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров