Онлайн трансляция

Свернуть

Һәйкәл үз урынына куелды

Һәйкәл үз урынына куелды

https://tnv.ru

06 Май 2021, 16:55

221

0

Зәйдә мөһим вакыйга булды. Бронзадан коелган солдат һәйкәлен  шәһәр үзәгендәге мәйданга алып кайтып урнаштырдылар. Бу көннең килеп җитүен калада яшәүчеләр айдан артык көтә. Биш метр биеклектәге сынны 9нчы май көнне ачачаклар. Барлык бәйрәм тантаналары аның янында узачак.

Һәйкәл үз урынына куелды
Бу Зәйнең - Җиңү бульвары. Казаннан кайтарылган һәйкәлне шушында, элеккеге урынына урнаштырачаклар. Аны каршы алырга дистәләгән кеше җыелды.

Халык шулай күпләп соңгы тапкыр монда 2020 елның маенда җыелган иде. Ул вакытта да яңа һәйкәл куйдылар. Әмма ул бер ел да тормады. Март аенда яшүсмерләр ялгышлыгы белән янып бетте.

Бу һәйкәл инде мәңгелек. Ул чиста бронзадан коелган. Моның өчен 2 тоннадан артык металл китә. Эчендә корычтан ясалган конструкция. Һәм барлык материаллар да янгынга чыдам. Димәк, вандаллар хәзер бу һәйкәлне берни дә эшләтә алмаячаклар.

Яңа сынның авторы - Фәнил Вәлиуллин. Һәйкәлне 35 көндә ясыйлар.

Фәнил ВӘЛИУЛЛИН сынчы, һәйкәл проектының авторы:
- Һәйкәл 2300 кг авырлыкта. Биеклеге 5 метрдан артык. Вакытында җитешер өчен, көне-төне эшләргә туры килде.

-Фазыл ШИҺАПОВ, рәссам-сынчы:
- Өр-яңадан үзебез бергәләп, уйлашып, киңәшеп именно менә шундый образ тудырдык. Һәйкәл үзе әйтергә тиеш, безнең бабаларның шундый зур Җиңү яулап алуларын.

Ул фаҗигале хәлдән соң, Бердәм Россия партиясе һәйкәлне яңартырга дигән тәкъдим ясаган иде. Партиядән һәм "Яңарыш" фонды исеменнән, депутат Татьяна Ларионова эш барышын үзе контрольдә тотты. Безнең өчен иң мөһиме - 9 майга һәйкәлне әзер иту дигән иде ул.

Татьяна ЛАРИОНОВА, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды директоры:
- Без моның катлаулы бурыч икәнен аңлыйбыз. Вакытның да аз калып барганын беләбез. Тик без моны башкарып чыгарга тиеш. Бу безнең республика, ил, һәм ветераннарыбыз алдындагы бурычыбыз.

Бу төзелеш хәйрия проектына әверелә. Эш өчен акчаны район предприятиеләре бирә.

Җиңү көнен биредә зурлап уздырырга уйлыйлар. Митинглар, концертлар, флешмоблар булачак. Кеше дә күп булыр дип көтелә. Һәйкәлнең үз урынына кайтарылуы - һәркем өчен олы вакыйга.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров