Онлайн трансляция

Свернуть

Этләр бер хуҗалыкка кереп, 200 баш каз бәбкәсен буганнар

Этләр бер хуҗалыкка кереп, 200 баш каз бәбкәсен буганнар

https://tnv.ru

19 Май 2021, 16:32

282

0

Яшел Үзәннән этләр белән бәйле тагын бер хәбәр килеп иреште. Алар Норлат авылында бер хуҗалыкка кереп, 200 баш каз бәбкәсен буганнар. Хуҗабикә Миләүшә Газизҗанова, ел буе акча җыеп, яшь бәбкәләр алып кына кайткан була. Газизҗановлар  80мең сумлык зыян килде дип саный. Яшел Үзән районының этләрне аулау өчен "Кот и пес" оешмасы белән килешүләре бар. Бүген аның җитәкчесе әйтүенчә, авыл советыннан аларга бер мөрәҗәгать тә булмаган. Ни өчен 15-20  хуҗасыз эт була торып, җирле җитәкчелек чара күрмәгән?

 Этләр бер хуҗалыкка кереп, 200 баш каз бәбкәсен буганнар
Хуҗабикә каз бибиләренең ачыргаланып кычкырган тавышына йөгереп чыга. Һәм шушындый күренешкә тап була. 3 эт кергән иде ди, хуҗабикә. Берәр кешенекеме яисә хуҗасыз этләрме икәнен тәгаен генә әйтә алмый. "Алар авыл урамында еш күренәләр,-ди. Каралты-куралары янына да килгәннәре булган.

Миләүшә Газиҗанова 20ел каз асрый. 100артык кош-корт ала идем,-ди. Быел да казлар алыр алдыннан бар җирне дә яхшылап ясап чыкканнар. Төнгә менә бу сарайга кертәләр. Моңарчы этләр кергәне булмый. Ул бәбкәләр алу өчен ел буе үстергән үгезен саткан була. Бу гаиләгә килгән матди зыян 80 мең сумга якын.

Норлат авылында яшәүчеләр этләрдән зарланып инде берничә мәртәбә авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать иткән. Әмма нәтиҗәсен күрмиләр. Авыл хуҗалыгы башлыгы безгә аңлатма бирүдән баш тартты.

Гүзәлия ГАРИФУЛЛИНА:
- Минем балам мәктәптән кайтып килгәндә өстенә сикергән. Хәзер этләрдән курка.

Яшел Үзән хаимияте этләрне аулау буенча "Кот и пес" оешмасы белән килешү төзелгән. Ләкин Әлеге оешмада бу авылдан мөрәҗәгатьләр килмәде.-диләр

Альберт ГАЛИЕВ, «Кот и Пес» хәйрия фонды җитәкчесе:
- Нурлаттан безгә зарланып шалтыратучылар булмады. Иң күп зыян күрүче авыллар Осиново, Васильево һәм Яшел Үзәннән. Иртәгә бу хәл булган хуҗалыкка барачакбыз.

Нурлаттагы хәлләр турында безгә районның Башкарма комитетында : "Сездән генә ишеттек,-диделәр.

Николай БЫЗИН, Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары:
- Нурлатта кыргый этләр генә түгел, йорт этләре дә бик күп. Аларның күбесе бәйдә тормый. Бу эшне тикшерәчәкбез. Авыл халкы белән дә сөйләшү булачак.

Яшел Үзән җитәкчеләренә тагын бер авылдагы проблеманы хәл итәргә туры киләчәк. Норлат белән күрше булган Күгеш авылында да хуҗасыз этләр тавыкларны ботарлаган,-дигән хәбәр килеп иреште.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров