Онлайн трансляция

Свернуть

Казандагы трамвайларга ни булган?

Казандагы трамвайларга ни булган?

https://tnv.ru

18 Май 2021, 15:43

270

0

Соңгы 3 көндә Казанда трамвайлар белән гадәттән тыш ике хәл килеп чыкты. Бүген иртән ике трамвай бәрелешеп, 1 кеше авыр хәлдә хастаханәгә эләгә, 3 кеше тән җәрәхәтләре алган. Шимбә көнне - тулы көченә хәрәкәт иткән трамвайның тормозы эшләмичә, кешеләр бара-барышка ишекләрдән сикерә башлый. Хәзер бу очракларны Татарстан Прокуратурасы тикшерә. Шәһәрдә махсус комиссия оештырылачак.

Казандагы трамвайларга ни булган?
Иртәнге 7. Компрессор заводы тукталышы. Бер якка баручы ике трамвай бәрелешә. Бу хәлне шаһитләре, арттагы трамвай кисәк кенә тизләнеп китте диләр.

Беренче вагон җәяүлене уздырырга туктаган. Икенчесе аның артыннан килә иде. Аралары 150 метр тирәсе дип чамалыйм. Шуннан икенче Вагон үзеннән-үзе сыман тизләнә башлады. Ул бәрелешкәнче, вагоннан чыгып сикерергә дә өлгермәде. Әле ярый алар арасында, троллейбус та, машиналар да юк иде.

Трамвай йөртүчеләр дә, кондукторлар да зыян күрә. Бер йөртүче реанимациядэ. Аның аякларын саклап калу өчен консилиум җыярга туры килә. Операция 6 сәгать дәвам итә.

Рафат САДРИЕВ - Казанның 7нче хастаханәсендә анестезиология һәм реанимация хезмәте баш белгече:
- Авария урыныннан бер пациентны гына алып килделәр. хәле начар иде. сразу операционныйга, аякларын саклап калу өчен, мультибригада кан тамыры сосудлары хирурглары, травматологлар эшли.

Бу - соңгы көннәрдә трамвайларга бәйле гадәттән тыш хәлләрнең икенчесе инде. Шимбә көнне Җиңү Проспектында трамвайның тормозы эшләмәгнәнлектән, пассаҗирлар вагоннардан сикерә.

Трамвайлар катнашында килеп чыккан хәлләр соңгы 2 елда артты. Я яналар, я рельслардан чыгалар, я тормоз эшләми башлый. Узган ел ахырында Рөстәм Миңнеханов сәбәпләрен ачыклап, тәртипкә китеруне таләп иткән иде.

Файдалану вакыты узган икән - алыштырырга кирәк. Чыннан да оят бит бу! Гыйбрәт хәл! Ул пичләрне без тикшерергә тиешмени соң?!! Я бу эшне тәртипкә салыгыз, яисә ул вазифаларга - үз эшенә җаваплы карый торган кешеләрне куегыз.

Җитәкчелекнең бу күрсәтмәләреннән соң 5 ай вакыт узды. Ни өчен узгәреш юк?

Айрат САФИН - «Метроэлектротранс» генераль директоры урынбасары:
- Вагоннарның берсе тизлекне арттырган. Хәзер икесе дә Депода, булган хәлнең сәбәпләре ачыклана. Бу я техник сәбәп, я кеше факторы. Икенчесе сәгатенә 20-25 чакрым тизлек белән хәрәкәт иткән.

«Метроэлектротранс»та хәзер эчке тикшеру бара. Аларның эшчәнлеге белән Татарстан прокуратурасы кызыксына башлады.

Казандагы трамвайлар искерәме? Аларны җитештерүчеләргә дәгвалары бармы? Йөртүчеләрнең белеме җитеп бетмиме? Әллә ремонт вакытында ясалмыймы? Пассаҗирларның сорауларына Метроэлектротранс әлегә җавап бирми.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров