Онлайн трансляция

Свернуть

Башкортстанда өч йортны яшен суккан

Башкортстанда өч йортны яшен суккан

https://tnv.ru

23 Июль 2021, 11:16

1279

0

Башкортстанда өч йортны яшен суккан
Уфаның Шакша поселогында ике катлы агач йортта ут чыккан. Мәйданы 10*10 метр булган йортны Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре сүндергән. Бәхеткә, каза күрүчеләр юк. Шаһитлар әйтүенчә, йортка яшен суга һәм шул сәбәпле ут чыга.

Ногай авылында да шундый ук хәл булган. Якынча фаразлар буенча, яшен ату сәбәпле 5*6 метр мәйданлы йорт янган.

Моннан тыш, янгын сүндерүчеләрне Иглин авылына да чакыртканнар. Монда да ике катлы агач йортка ут каба. Аңа да яшен суккан, диләр.

Хәзерге вактытта һәр вакыйга буенча тикшерү эшләре бара.

Чыганак һәм фото: https://omet-rb.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров