Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның "Замбези елгасы" зоопаркына фламинголар кайтты

Казанның "Замбези елгасы" зоопаркына фламинголар кайтты

https://tnv.ru

04 Август 2021, 17:53

306

0

Казанның "Замбези елгасы" зоопаркына фламинголар кайтты
2017 ел туган 20 фламинго Казанның "Замбези елгасы" зоопаркына кайтты. 30 көн дәвамында кошлар карантинда иде һәм хәзер алар килүчеләр белән очрашуга әзер, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Әлегә кошларның исеме юк — яшь булу сәбәпле, аларның җенесен билгеләү мөмкин түгел.

Кошлар өчен яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган. Фламинголарны махсус катнаш азык белән ашаталар. Моннан тыш, аларның рационына яшелчә, фарш, балык һәм ит керә.

Фото: pixabay.com

Комментарии 0

Аватар