Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда автобуста ялгыз барган кызның әти-әнисен тапканнар

Казанда автобуста ялгыз барган кызның әти-әнисен тапканнар

https://tnv.ru

22 Октябрь 2021, 13:15

357

0

Казанда автобуста ялгыз барган кызның әти-әнисен тапканнар
Казанда бер көн элек 60нчы маршрут автобусында өлкәннәрдән башка гына барган кечкенә кызның әти-әнисен тапканнар. Бу хакта «ВТП | ВТатарстанеПоймут» телеграм-каналы хәбәр итә.

Искәртеп узабыз,кондукторның исемең ничек, дигән соравына бала җавап бирә алмаган, шулай ук ул кая барганын һәм ни өчен үзе генә булуын әйтмәгән. Автобус экипажы бала турында диспетчерга хәбәр иткән. Диспетчер Халитов тукталышында маршрут хәрәкәтен туктатырга карар кылган. Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылган.

8 яшьлек кызның Тимирязев урамындагы 1 мәктәп-интернаттан үзе генә чыгып китүе ачыкланган. Бу учреждение акыл һәм физик яктан җитешсезлекләре булган балалар өчен каралган. Хәзер бала әти-әнисе янында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров