Онлайн трансляция

Свернуть

Казан җәмәгать транспортларында бер атна эчендә 2 меңнән артык битлексез пассажир ачыкланган

Казан җәмәгать транспортларында бер атна эчендә 2 меңнән артык битлексез пассажир ачыкланган

https://tnv.ru

28 Октябрь 2021, 12:10

97

0

Казан җәмәгать транспортларында бер атна эчендә 2 меңнән артык битлексез пассажир ачыкланган
Атна башыннан Казанда җәмәгать транспортында битлекләрсез 2006 пассажир ачыкланган. Бу хакта транспорт комитеты хәбәр итә.

Казанда җәмәгать транспортында рейдлар дәвам итә. Транспорт комитеты, «пассажирлар йөртүне оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре трамвайларда, троллейбусларда һәм метрода Роспотребнадзор таләпләрен үтәү буенча тикшерүләр үткәрә.

25-27 октябрь көннәрендә 2006 пассажирны шәхси саклану чараларыннан башка ачыклаганнар. Кисәтүләрдән соң пассажирлар битлек кигәннәр, яисә җәмәгать транспортыннан чыгып киткәннәр.

Тикшерүчеләр тарафыннан 1152 җәмәгать транспорты каралган. Тикшерү 19 контроль ноктада узган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров