Онлайн трансляция

Свернуть

Уфада 13 яшьлек кыз сөйгәне янына чит төбәккә качкан

Уфада 13 яшьлек кыз сөйгәне янына чит төбәккә качкан

https://tnv.ru

23 Ноябрь 2021, 17:26

1574

0

Уфада 13 яшьлек кыз сөйгәне янына чит төбәккә качкан
Уфада яшәүче 13 яшьлек мәктәп укучысы өйдән качкан. Бу хәлгә үсмернең Ульяновск өлкәсеннән 29 яшьлек егет белән очрашу теләге сәбәпче булган, дип яза "Кызыл Таң" газетасы.

Кызны 2 көн элек югалтканнар. Аның югалуыннан соң әнисе полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән, эзләүләргә кушылган волонтерлар кызны бөтен Башкортстан буенча эзләгән. Бу вакытта кыз Ульяновск өлкәсендә булган.

Тикшерүчеләр Димитровградта 13 яшьлек качкынны яшь егет компаниясендә тапканнар. Кызның анда эләгүе ачыклана.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров