Онлайн трансляция

Свернуть

"Поле чудес" тапшыруы ябыла

"Поле чудес" тапшыруы ябыла

https://tnv.ru

01 Декабрь 2021, 12:19

1352

0

Тапшыру яңартылып, “Наше Поле Чудес” исеме астында чыгачак.

"Поле чудес" тапшыруы ябыла
Беренче канал “Поле чудес” проектын эшләүче «ВИД» телекомпаниясе белән килешүне өзгән, дип хәбәр итә ТАСС. Тапшыру ябылып, яңа үзгәрешләр белән кабат телеэкраннарга чыгачак.

Тапшыруда нинди үзгәрешләр буласы әлегә билгесез. “Наше Поле Чудес” гыйнвар аенда чыга башлаячак, дип хәбәр итә Беренче канал. Тапшыруның алып буручысы үзгәрешсез калачак.

Тапшыру чыга башлаганга 31 ел булган. “Яңа этап башлана, без аңа зур тәҗрибә, тамашачыга хөрмәт күрсәтеп һәм эшебезне яратып керәчәкбез”, – дигән Якубович.

Исегезгә төшерәбез, Казанның Мәскәү районында яшәүче Альмира Хәялетдинова «Поле Чудес» тапшыруында катнашты. Аның катнашында чыгарылыш эфирга 8 октябрьдә чыкты.

Моннан тыш, Казан вәкиле татар телендә җыр башкарды. Шуннан соң барабанда «Ачкыч» чыкты һәм Татарстан башкаласыннан тамашада катнашучы приз — автомобиль өчен көрәште, тик кызганычка каршы, ул дөрес ачкычларны сайламады.

Альмира Хәялетдинова уенның ошавын һәм онытылмаслык хәтирәләр белән кайтуын сөйләде Киров һәм Мәскәү районы администрациясе Инстаграм аккаунтында.

Фото: instagram.com/kirmos_info

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров