Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Авиатөзелеш районы йортларында бер тәүлеккә якын су булмаячак

Казанның Авиатөзелеш районы йортларында бер тәүлеккә якын су булмаячак

https://tnv.ru

01 Декабрь 2021, 11:36

907

0

Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.

Казанның Авиатөзелеш районы йортларында бер тәүлеккә якын су булмаячак
3 декабрьдә Казанның Авиатөзелеш районы йортларында бер тәүлеккә якын су булмаячак. Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр Мэриясе матбугат хезмәте.

3 декабрь 9:00 сәгатьтән 4 декабрь 6:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Ленинград урамы, 19в, Максимов урамы, 37б, 41, 37, 39а, Чапаев урамы, 10.

Казанлылардан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорыйлар. Автоцистерналар гаризалар буенча киләчәк, аларны +7(843)231-62-60 телефоны аша калдырырга мөмкин, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров