Онлайн трансляция

Свернуть

Мошенниклар казанлыны 280 мең сумга алдаган

Мошенниклар казанлыны 280 мең сумга алдаган

https://tnv.ru

10 Декабрь 2021, 12:20

2387

0

Җинаятьчеләр үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган.

Мошенниклар казанлыны 280 мең сумга алдаган
Казанлы телефон мошенниклары корбаны булган. Алданучы 290 мең акчасын биргән. Бу хакта Казан Мэриясе сайты хәбәр итә.

«Мәскәү» полициясе бүлегендә ир-ат банк хезмәткәре булып таныш булмаган кеше шалтыратты һәм аның картасыннан законсыз рәвештә акча алырга омтылулары хакында хәбәр итте дип сөйләгән. Зыян күрүче әлеге банк хезмәт күрсәтә торган картам юк һәм булганы да юк, дип җавап кайтарган. Ул чакта ир акчаларны башка банктан күчерергә телиләр, дип белдергән һәм шалтыратуны финанс оешмасы хезмәткәренә күчергән, ул, үз чиратында, җинаятьчеләр ир-ат исеменә кредит алырга тели, дип аңлаткан. Моны булдырмас өчен мошенник зыян күрүчегә банкка мөрәҗәгать итәргә, кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларны махсус счетка күчерергә тәкъдим итә. Казанлы әлеге күрсәтмәне үтәгән һәм кредитка алынган 280 мең сумны күрсәтелгән счет номерына күчергән.

Бу хәлдән соң җинаятьче ир белән якын арада акчаларны кире кайтару өчен элемтәгә керәчәкләр, дип хәбәр итә. Берничә көн дәвамында зыян күрүчегә бу мәсьәлә буенча берәү дә шалтыратмый һәм ул үзен алдауларын аңлый.

Әлеге факт буенча «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров