Онлайн трансляция

Свернуть

Казан мәктәбендә атыш оештырган Галәвиев үз гаебен тулысынча таныды

Казан мәктәбендә атыш оештырган Галәвиев үз гаебен тулысынча таныды

https://tnv.ru

10 Декабрь 2021, 13:00

3841

0

Исегезгә төшерәбез, 11 майда булган фаҗига нәтиҗәсендә мәктәпнең җиде укучысы һәм ике укытучы үтерелгән иде.

Казан мәктәбендә атыш оештырган Галәвиев үз гаебен тулысынча таныды
Казанның 175 номерлы гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиев гаебен тулысынча таныган һәм тәүбә итүен белдергән. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Бүген 4 җинаять маддәсе буенча ахыргы гаеп белдерелгән. Галәвиевны 600дән артык кешегә зыян китергән дип таныдылар.

Казанның 175 номерлы гимназиясендә вәхшиләрчә атыш оештырган Галәвиевны Санкт-Петербургка этаплап җибәргәннәр иде. Галәвиев "Бутырка" СИЗОсында иде. Петербургка аны өстәмә экспертиза узу өчен җибәргәннәр.

ТАСС басмасы Тикшерү комитетының матбугат хезмәтенә сылтама белән, элек бастырылган психологик-психиатрия экспертизасы тәмамлануы турында хәбәрне кире какты. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, эш әле дәвам итә, Галәвиев эше әле төгәлләнмәгән.

Исегезгә төшерәбез, 11 майда булган фаҗига нәтиҗәсендә мәктәпнең җиде укучысы һәм ике укытучы үтерелгән иде. Тагын 23 кеше төрле авыр җәрәхәтләр алган.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров