Онлайн трансляция

Свернуть

Башкортстанда танылган артист югалган

Башкортстанда танылган артист югалган

https://tnv.ru

13 Декабрь 2021, 11:16

2727

0

Соңгы тапкыр аны 25 ноябрь көнне күргәннәр.

Башкортстанда танылган артист югалган
Башкортстанда танылган музыкант Илнур Каләмов югалган. Аны инде 25 ноябрьдән бирле эзлиләр. Илнур Каләмовның гаиләсе полициягә гариза язган инде, эзләүгә волонтерлар кушылган, әмма юкка чыккан музыкант турында әлегә кадәр бернинди хәбәр дә юк, дип җиткерә "Кызыл Таң" газетасы.

Соңгы тапкыр аны 25 ноябрь көнне Учалы районының Ураз авылында күргәннәр.

Якыннарының сүзләре буенча, ул кесә телефонын югалткан, элемтәгә чыкмый. Аның социаль челтәрләрендәге битләренә туганнары керә.

Аның урнашу урыны турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган барлык кешеләрдән полициянең дежур частенә 102 номерга шалтыратуларын сорыйлар.

Фото: bashinform.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров