https://tnv.ru
22 Декабрь 2021, 10:53
606
0
Бер йөрү бәясе 27 сум тәшкил итәчәк.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Чаллы шәһәрендә җәмәгать транспортында йөрү өчен яңа тарифлар билгеләде. Әйтик, 2022 елның 1 гыйнварыннан юл бәясе 2 сумга артачак һәм 27 сум тәшкил итәчәк, дип ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
100 тапкыр йөри алырлык карта бәясе үзгәрмәячәк. Карта белән түләгән очракта бер йөрү 20 сумга төшәчәк.
Тарифны билгеләү турында гариза белән шәһәр Башкарма комитеты мөрәҗәгать итте. Чаллыда пассажирлар йөртүне «Электротранспорт» ҖЧҖ һәм «Пассажирские перевозки» ҖЧҖ оешмалары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Тарифны исәпләгәндә автотранспортка техник хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү, лизинг түләүләре, ягулык-майлау материалларына чыгымнар, хезмәт өчен түләү, социаль түләүләр һәм предприятиеләрнең башка чыгымнары исәпкә алынган.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0