Онлайн трансляция

Свернуть

Бастрыкин Галәвиевнең Казандагы гимназиягә һөҗүм итүгә әзерлеге турында сөйләде

Бастрыкин Галәвиевнең Казандагы гимназиягә һөҗүм итүгә әзерлеге турында сөйләде

https://tnv.ru

13 Январь 2022, 11:21

3480

0

Исегезгә төшерәбез, Илназ Галәвиев оештырган атыш нәтиҗәсендә, 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була.

Бастрыкин Галәвиевнең Казандагы гимназиягә һөҗүм итүгә әзерлеге турында сөйләде
Казанның 175-нче номерлы гимназиясендә атыш оештыру идеясе Илназ Галәвиевка 2021 ел башында барлыкка килә. Бу хакта РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин сөйләде.

«Бу интернет челтәреннән деструктив җәмгыятьләр, аерым алганда, мәктәпләрдә корал һәм шартлаткыч җайланмалар кулланып кылынган субкультуралар турында мәгълүмат тәэсирендә булды", – дип Тикшерү комитеты рәисе сүзләрен "РИА Новости" хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдә Казанның 175 номерлы гимназиясендә вәхшиләрчә атыш оештырган Илназ Галәвиевның беренче интервьюсы пәйда булды. Анда ул атышны үзе генә оештыруы хакында әйтә.

Балаларны атып үтергән Галәвиев гаебен тулысынча таный һәм тәүбә итә, әмма аның сүзләре генә берәрсә дә үзгәртмәячәк, дип өстәде.

Исегезгә төшерәбез, Илназ Галәвиев оештырган атыш нәтиҗәсендә, 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров