Онлайн трансляция

Свернуть

Перьмда атыш оештырган Бекмансуровны үз акылында дип таныдылар

Перьмда атыш оештырган Бекмансуровны үз акылында дип таныдылар

https://tnv.ru

13 Январь 2022, 15:12

1518

0

Перьмда атыш оештырган Бекмансуровны үз акылында дип таныдылар
Пермь университетында күпләп атыш оештырган 18 яшьлек Тимур Бекмансуровның акылын экспертиза барышында сау дип тапканнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин хәбәр итте, дип "РИА Новости" җиткерә.

Элегрәк Тимур Бекмансуров инвалид коляскасында суд каршында җавап тотты. Ул үз гаебен тулысынча таныды.

Исегезгә төшерәбез, 20 сентябрь көнне Пермь дәүләт университетында атыш була. Атыш нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак була 28 кеше зыян күрә.

18 яшьлек Тимур Бекмансуров башта уку йорты янындагы мәйданда ата башлаган, ә аннан соң университетка юл алган. Ату тавышларын ишеткәч, кайбер студентлар тәрәзәдән сикерә башлаган, калганнары кабинетларда ябылган.

Тимур Бекмансуров тоткарлау вакытында каты яраланган. Нәтиҗәдә, аның тезенә кадәр бер аягын ампутацияләргә туры килгән.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров