Онлайн трансляция

Свернуть

Ел башыннан республикада сөрем газы белән агулануның 6 очрагы теркәлгән

Ел башыннан республикада сөрем газы белән агулануның 6 очрагы теркәлгән

https://tnv.ru

13 Январь 2022, 14:20

1250

0

Узган елда гына да республикада 50 ләп очрак теркәлгән.

Ел башыннан республикада сөрем газы белән агулануның 6 очрагы теркәлгән
Ел башыннан республикада сөрем газы белән агулануның 6 очрагы теркәлгән. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Күпчелек очракта халык газ җиһазларын дөрес кулланмый яки урнаштырмый,-диләр белгечләр. Өйдә колонка булганда нәрсә эшләргә ярамый? Бердән бик гади, икенчедән бик мөһим, шул ук вакытта күпләр игьтибарга алмый торган кагыйдәләр хакында Чулпан Касыймова искә төшерер.

Казанда сөрем газы белән агулануның соңгы очрагы 9 нчы гыйнварда булды. Дементьев урамындагы йортта. Ике кечкенә кыз бала хастаханәгә эләгә. Әтиләре дә агулана. Ел башыннан шундый очраклар бер-бер арты кабатлана торды.

Узган елда гына да республикада 50 ләп очрак теркәлгән. Иссез-төссез дошман 16 кешенең гомерен өзә. Күбесе 5 катлы хрущевкада яшәүчеләр.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар