Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда "Игелекле фудтрак" эшли башлады

Казанда "Игелекле фудтрак" эшли башлады

https://tnv.ru

25 Январь 2022, 16:01

1236

0

29 нчы гыйнвар көнне, махсус җиһазландырылган микроавтобус Борхан Шәһиди урамындагы сквер янындагы мохтаҗларга ярдәм итү пункты парковкасына киләчәк.

Казанда "Игелекле фудтрак" эшли башлады
Казанда "Игелекле фудтрак" эшли башлаган. Волонтерлар мохтаҗларны кайнар аш һәм җиләк-җимеш белән сыйлый, аларга гигиена җыелмалары өләшә, дип хәбәр ителә Казан Мэриясе сайтында .

Быел беренче тапкыр ризык өләшү узган шимбәдә, 22 гыйнвар көнне узган. Волонтерлар 160 якын татарча азу порциясе өләшкән, 10 якын кеше өстәмә алган.

Проектның кураторы Рөстәм Хәсәнов сүзләренә караганда, атна саен мохтаҗлар өчен Казанның төрле рестораннары ризык белән тәэмин итә. Гадәттәгечә, менюга бәрәңге, яшелчә һәм иттән икенче ризыклар кертелә, аларны махсус савытларга салалар. «Ризыкның туклыклы, калорияле булуы мөһим, кышын бу бик мөһим», – дип билгеләп үтте Рөстәм Хәсәнов.

Проектның шәһәрлеләр арасында ихтыяҗы зур. Р.Хәсәнов билгеләп үткәнчә, һәр ял көннәрендә «Игелекле фудтрак»ны мохтаҗлар зур түземсезлек белән көтеп ала. Проектны тормышка ашыру барышында рекорд куелган: 16 минут эчендә 260 порция ризык таратылган.

Киләсе шимбә, 29 гыйнвар көнне, махсус җиһазландырылган микроавтобус Борхан Шәһиди урамындагы сквер янындагы мохтаҗларга ярдәм итү пункты парковкасына киләчәк. Ризык өләшү 12:00 сәгатьтә башланачак.

Исегезгә төшерәбез, «Игелекле фудтрак» хәйрия проекты Казанда 2017 елның ноябрендә старт алды. Узган ел гына да мохтаҗларга 3,5 меңнән артык порция аш-су таратылды.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров