Онлайн трансляция

Свернуть

Ульяновск өлкәсендә балалар үтерелгәннән соң җинаять эше кузгатылган

Ульяновск өлкәсендә балалар үтерелгәннән соң җинаять эше кузгатылган

https://tnv.ru

26 Апрель 2022, 17:35

1411

0

Ульяновск өлкәсендә балалар үтерелгәннән соң җинаять эше кузгатылган
Ульяновск өлкәсендә «Рябинка» балалар бакчасында тәрбиячене һәм ике баланы үтерү факты буенча җинаять эше кузгату турында, төбәк буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, хәзер фаҗига урынында Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре һәм криминалистлары эшли. Фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.

Элегрәк Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских хәбәр иткәнчә, һәлак булганнарның гаиләләренә медицина, психологик һәм социаль ярдәм күрсәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Бүген көндез Ульяновскның СССРга 50 ел урамында урнашкан «Рябинка» исемле балалар бакчасына мылтык белән коралланган ир-ат кереп, тәрбиячене, шулай ук биш яшьлек малайны һәм алты яшьлек кызны атып үтергән.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров