Онлайн трансляция

Свернуть

Мәктәп ишегалларының берсендә ир-ат кызын кыйнаган

Мәктәп ишегалларының берсендә ир-ат кызын кыйнаган

https://tnv.ru

18 Май 2022, 15:44

1534

0

Ир берничә тапкыр кызны башына суга, ә шуннан соң аңа аягы белән тибә.

Мәктәп ишегалларының берсендә ир-ат кызын кыйнаган
Интернет киңлекләрендә Чиләбенең бер мәктәбе ишегалдында камера ясаган кадрлар җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте. Видеода мәктәп укучыларының берсе әтисе ягыннан кыерсытуга дучар була.

Ир берничә тапкыр кызны башына суга, ә шуннан соң аңа аягы белән тибә. Аннары әти һәм кыз машина белән китеп бара.


Комментарияләрдә үз фикерен язучы халык ике фронтка бүленде. Берселәр исә ир-атның гамәлләрен коточкыч һәм балаларга карата андый мөнәсәбәт кулланылырга тиеш түгел дип санаса, икенчеләр исә, шаярып кына, Чиләбедәге ирләрнең кырыс булуларын язалар һәм бу сугуларны тәрбияви яктан уның китерүләрен билгелиләр.

Хәзерге вакытта бу хәл белән интернеттан кулланучылар гына түгел, ә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекция хезмәткәрләренең дә кызыксынуы билгеле, тикшерү башланган.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров