Онлайн трансляция

Свернуть

Вахитов районында яшәүчеләр сусыз калачак - нинди урамнарга кагыла?

Вахитов районында яшәүчеләр сусыз калачак - нинди урамнарга кагыла?

https://tnv.ru

18 Май 2022, 14:10

1000

0

Вахитов районында яшәүчеләр сусыз калачак - нинди урамнарга кагыла?
23 майда Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу Островский урамында суүткәргеч чыгару буенча эшләр башкару белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

23 майның 9:00 сәгатеннән 24 майның 6:00 сәгатенә кадәр Миңнуллин ур., 8а, Назарбаев ур., 10, 10 корпус 1, 12, 12в, Ново-Песочная ур., 40, 44, Островский ур., 107, Павлюхин ур., 37, Спартак ур., 14, 22, 53 (24 нче балалар бакчасы), 81, 87, 89, Сәлимҗанов ур., 17, 27, 29 адреслары буенча су бирү туктатылачак.

«Водоканал» МУП халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар кабул ителгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров