Онлайн трансляция

Свернуть

Ульяновскта трамвай пассажирлары 13 яшьлек үсмерне үтергән

Ульяновскта трамвай пассажирлары 13 яшьлек үсмерне үтергән

https://tnv.ru

26 Май 2022, 12:43

1385

0

Ульяновскта трамвай пассажирлары 13 яшьлек үсмерне үтергән
Ульяновскта 13 яшьлек яшүсмерне трамвай пассажирлары үтергән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗигагә һәлак булган егет һәм пенсионерлар арасында конфликт китергән.

Бу хәлнең шаһитлары яшүсмер һәм аның дуслары үзләрен бик начар тотуларын, кычкырып сөйләшүләрен һәм сүгенүләрен сөйләде. Пенсия яшендәге бер пассажир түзмәгән һәм яшьләргә кисәтү ясаган. Балалар кырыс җавап кайтарган.

Кисәтү ясаган ирне яклап берничә пассажир бәхаскә кергән. Бәрелеш башланган. Нәтиҗәдә, бер егет егыла һәм башы белән бәрелә. 13 яшьлек егет аңын югалта.

Бирегә килгән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре егетне хастаханәгә алып киткәннәр. Кызганыч, ул юлда вафат булган.

Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бу хәл 25 майда, көннең икенче яртысында булган. «Саксызлык аркасында үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров