Онлайн трансляция

Свернуть

Закир Шаһбанның хатыны Гөлүсәнең "җан авазы"

Закир Шаһбанның хатыны Гөлүсәнең "җан авазы"

https://tnv.ru

06 Июнь 2022, 12:28

1222

0

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан тормыш иптәше, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбанга “Татарстанның халык артисты” исеме бирелмәве турында борчылып социаль челтәргә видео урнаштырган.

Закир Шаһбанның хатыны Гөлүсәнең "җан авазы"
“Җан авазы” дип исемләгән аны шагыйрә.

“Закирга “Татарстанның халык артисты исемен алу буенча документлар җыеп йөрдегез, исемне алдыгызмы, ничек тәмамланды бу эшегез?” дип сорыйсыз. Юк! 30 ел татар эстрадасында эшләгән, милләткә хезмәт иткән, профессиональ сәхнәдә үз урынын тапкан Закир бу исемгә лаек түгел, күрәсең. Безнең документлар Мәдәният министрлыгында хупланды, ләкин Министрлар кабинетында безнең исемне сызып аттылар. Ник икәнен дә аңлатмадылар, документларны яңадан җыярга куштылар. Ләкин кабат-кабат документлар җыеп, үзең сорап алган исемнең никадәр кадерле икәнен дә, аңа ничек итеп рәхмәт әйтергә икәнен дә аңлап бетерә алмыйм. Мин аңламаган әйберләр бик күп.

"26 яшемдә Закир ШаҺбанга кияүгә чыктым. Безнең бергә гаилә булып яшәүгә быел 20 ел. 19 яшьлек кызыбыз бар. Әгәр мин аны үземә ир итеп сайлаганмын икән, без бер-беребезне якларга, сакларга тиештер дип саныйм. Хәзерге көндә без үзебезнең яраткан эшебез белән шөгыльләнәбез, иҗат итәбез. 30 ел дәвамында Закир дәүләт җитәкчеләренең ярдәмен, хөрмәтен тоеп яшәде, эшләде. Ләкин очраклы кешеләр, Татарстаныбызның, татарларыбызның, милләтебезнең, президентыбызның исеменә тап төшермәсеннәр иде”, - дип язган Гөлүсә Шаһбан.

Фото:соц. челтәрләрдән алынды

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров