Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда янгын чыгу сәбәпле “Регина” кунакханәсеннән 90 кешене эвакуацияләгәннәр

Казанда янгын чыгу сәбәпле “Регина” кунакханәсеннән 90 кешене эвакуацияләгәннәр

https://tnv.ru

09 Июнь 2022, 10:44

1486

0

Бүген иртән Казанның Кече Клыки бистәсендә урнашкан «Регина» кунакханәсеннән 90 кешене эвакуцияләгәннәр. Бу хакта МЧС мәгълүмат хезмәте хәбәр итә.



Фото һәм видео: МЧС РТ

Биш катлы бинаның беренче катында урнашкан саунада янгын чыккан. Саунаның агач тышлыгына ут кабуы ачыкланган.

Янгын сүндерүчеләр коткаручы битлеге ярдәмендә кунакханәдән 12 яшьлек малайны урамга алып чыккан.

Зыян күрүчеләр юк дип хәбәр ителә. Янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров