Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә һава торышы нинди булачак?

Иртәгә һава торышы нинди булачак?

https://tnv.ru

08 Июнь 2022, 16:46

9 июньдә көн ТР территориясендә яңгыр һәм көчле җил көтелә.

Пәнҗешәмбе, 9 июньдә Татарстан территориясендә янә яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыш җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары.

Татарстанда төнлә һава температурасы  +8.+13 кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +17.+22 градус.

Казанда төнлә термометр баганалары +11 +13 градус билгесенә төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава +20..+22 градуска кадәр җылыначак.

Фото: pixels

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар