Онлайн трансляция

Свернуть

Ярты гасыр элек юкка чыккан Кызыл Зорька авылында хач урнаштырдылар

Ярты гасыр элек юкка чыккан Кызыл Зорька авылында хач урнаштырдылар

https://tnv.ru

14 Июнь 2022, 12:04

1229

0

Cоңгы елларда илдә 150 мең авыл юкка чыккан. Татарстанда 1200 авылда тормыш тукталган. Яңа Чишмә районындагы Кызыл Зорька авылы да инде ярты гасыр картада юк. Әмма халык туган нигезен онытып бетерми. Ел да, кайчандыр әлеге авыл булган урынга килеп, әби-бабайларын искә алалар. Быел исә монда хач урнаштырдылар. Элеккеге авылдашлар белән Филүзә Хәмидуллина аралашты.


Бу авылда нибары 60 йорт исәпләнгән. Җирләре уңдырышлы була. Бөртекле культуралар чәчәләр, бәрәңге утырталар. Мәк белән киндер дә үстерәләр. Алардан сүс ясаганнар. Үзләренең ат абзарлары, сарык фермалары, хәтта тегермәннәре була.  
1957 елда аларны  күрше  Кызыл Октябрь совхозына кушалар. Кечкенә авылларның  киләчәге юк дип берләштерү башлана.  Халык туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була.

Тулырак видеоязмада карагыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров