Онлайн трансляция

Свернуть

Бу ялларда Татарстанның барлык районнарында да Сабан туе гөрләде!

Бу ялларда Татарстанның барлык районнарында да Сабан туе гөрләде!

https://tnv.ru

14 Июнь 2022, 11:42

866

0

Бар җирдә дә кыр һәм көрәш батырларын хөрмәтләделәр. Халык милли бәйрәмне көтеп алган. Явып торган яңгыр да, салкын җил дә комачауламады. Сабан туе узган районнардагы күңелле мизгелләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.


  
Чистай районы Сабан туена Рөстәм Миңнеханов мәртәбәле кунаклар: Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз белән килде.

Быел биредә милли бәйрәм ике мәйданда үткәрелде. Ипподром һәм «Татнефть-Олимп» стадионында. Кунаклар төрле конкурсларда катнашып көчләрен сынап карады. Шулай ук иң яхшы комбайнчы, трактор йөртүчеләр һәм терлекчеләрне дә бүләкләделәр. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре быел мул уңыш алу өчен 94 мең гектар мәйданда төрле  культуралар чәчкән. Терлекчеләр ел башыннан 70 мең тонна сөт һәм 650 мең тонна ит җитештергән. Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына Дәүләт бүләкләре тапшырды.


Тулырак: Чулпан Касыймова репортажында карагыз!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров