Онлайн трансляция

Свернуть

Юлдан чыгып барганда ир-ат сабый баланы тартып ала һәм машина астына ташлана - видео

Юлдан чыгып барганда ир-ат сабый баланы тартып ала һәм машина астына ташлана - видео

https://tnv.ru

21 Июль 2022, 11:28

1669

0

Бу хәл Тамбовта булган.

Юлдан чыгып барганда ир-ат сабый баланы тартып ала һәм машина астына ташлана - видео
Кичә, Тамбовта 51 яшьлек ир-ат җәяүлеләр кичүендә коляскалы 34 яшьлек хатын-кыз яныннан узып барганда, алты айлык баланы тартып ала һәм машина астына ташлана, дип хәбәр итә төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Видеодан күренгәнчә, Сабыйның әнисе ир-ат артыннан чаба, әмма аны куып тота алмый. Сәер ир-ат иң беренче машина астына ташлана. Ярый машина туктаган була һәм балага җитди зыян килми.

Шаһитлар оператив рәвештә балага ярдәмгә ташлана. Тиз арада бу урынга хокук сакчылары килә. Ирне тоткарлыйлар. Баланы һәм аның әнисен ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтәләр. Балада җитди имгәнүләр булмый. Хәзер бала үз йортында.

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучыга психологик-психиатрия экспертизасы билгеләгәннәр. Бу хәлне күзәтү камерасы теркәгән.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров