Онлайн трансляция

Свернуть

Башкортстанда 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын күп тапкыр пычак белән кадап үтергәннәр

Башкортстанда 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын күп тапкыр пычак белән кадап үтергәннәр

https://tnv.ru

25 Август 2022, 17:02

1281

0

Рафаис Мухлусов 40 елга якын мәктәптә эшләгән.

Башкортстанда 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын күп тапкыр пычак белән кадап үтергәннәр
Күрше Башкортстан якларыннан кайгылы хәбәр килеп иреште. Фаҗига Илеш районы Кадер авылында булган. Биредә 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын вәхшиләрчә үтергәннәр. "Башинформ" басмасы мәгълүматлары буенча, бабайның тәнендә күп тапкыр пычак белән кадалган урыннар булган.

Башкортстан буенча тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, пенсионерның мәетен социаль хезмәткәр табып ала. Ул бабай янына көн саен өй эшләрендә булышырга килеп йөргән була. Бүген иртән ул аны үле килеш таба. Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Социаль челтәрләрдә билгеле булганча, сугыш һәм хезмәт ветераны Рафаис Муслухов 40 елга якын мәктәптә эшләгән. Авыл халкы хөрмәт белән караган ирне үтерүче әлегә билгесез.

фото: vk.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров