Онлайн трансляция

Свернуть

Мәскәү өлкәсендә чүп машинасы ике кызны таптаган - видео (18+)

Мәскәү өлкәсендә чүп машинасы ике кызны таптаган - видео (18+)

https://tnv.ru

01 Сентябрь 2022, 17:18

1023

0

Мәскәү өлкәсендә чүп машинасы ике кызны таптаган - видео (18+)
Бүген Мәскәү өлкәсе Истра шәһәрендә коточкыч хәл булды. Ике кыз юлны чыкканда чүп ташу машинасы астына эләгә. Бер кыз һәлак була. Шәһәр башлыгы Татьяна Витушева исән калган кызның хәле турында сөйләде.

"Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер кыз һәлак булды, икенчесе аяклары җәрәхәтләнеп Истрадагы өлкә клиник хастаханәсенә озатылды. Табиблар кызның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли", - дип яза Витушева ВКонтакте битендә.

Факт буенча «куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Исегезгә төшерәбез, фаҗига бүген иртән булды. Соңрак юл-транспорт һәлакәте мизгеле белән видео (18+) социаль челтәрләрдә пәйда булды.


фото: vk.com/vitusheva

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров