Онлайн трансляция

Свернуть

Казан аэропортына ашыгыч рәвештә самолет утырган

Казан аэропортына ашыгыч рәвештә самолет утырган

https://tnv.ru

19 Октябрь 2022, 09:43

1028

0

Казан аэропортына ашыгыч рәвештә самолет утырган
Бүген иртәнге бишләр тирәсендә Чиләбедән Мәскәүгә юл тоткан самолет Казан аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бер пассажирның хәле начарайган булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Казан» Халыкара аэропортының матбугат секретаре Гадел Гатауллин хәбәр иткән.

«Самолетта 169 пассажир булган, ул аэропортка исән-имин төшеп утырган. Пассажирны Казан шәһәрендәге бер хастаханәгә озатканнар», - диелә хәбәрдә.

Иртәнге алтылар тирәсендә һава судносы маршрут буенча хәрәкәтен дәвам иткән.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров