Онлайн трансляция

Свернуть

Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет белән идарә иткән пилотка хөкем карары чыгарылган

Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет белән идарә иткән пилотка хөкем карары чыгарылган

https://tnv.ru

18 Октябрь 2022, 17:46

2640

0

Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет белән идарә иткән пилотка хөкем карары чыгарылган
Татарстан Лаеш районы суды Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет белән идарә иткән пилот Җәүдәт Сөләймановка карата хөкем карары чыгарган. Аны һава транспорты хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаеплиләр.

Гаепләнүче, Айрат Хәйруллин гаиләсе алдында гафу үтенеп, судта чыгыш ясады һәм фаҗигане булдырмас өчен барысын да эшләргә тырышуын әйтте.

Фикер алышу вакытында прокуратура Җәүдәт Сөләймановка колониядә бер елга хөкем ителүне сораган иде. Лаеш районы суды Җәүдәт Сөләймановны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 2020 елның 7 февралендә булды. Җәүдәт Сөләйманов үз гаебен тулысынча таныды, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров