Онлайн трансляция

Свернуть

Пычак белән коралланган ир-ат мәктәпкә керә һәм кеше үтерә

Пычак белән коралланган ир-ат мәктәпкә керә һәм кеше үтерә

https://tnv.ru

02 Ноябрь 2022, 15:54

1959

0

Пычак белән коралланган ир-ат мәктәпкә керә һәм кеше үтерә
Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәрендә бер кеше һәлак булган, тагын бер кеше яраланган. Биредә пычак белән коралланган ир-ат мәктәпкә керә, дип «Известия» хәбәр итә.

«Башлангыч версия буенча, җинаятьченең бергә яшәүче хатыны белән көнчелек аркасында конфликт килеп чыга. Каникулларда мәктәптә укучылар булмаган», — диелә басмада.

Mash телеграм каналы мәгълүматлары буенча, вакыйга 43нче мәктәптә булган. Үлгән хезмәткәр, мәктәп сәркатибе булып эшләгән. Ир-ат иртә белән мәктәпкә килгән. Башта хезмәткәрләр белән матур сөйләшеп утырган, хәтта алар белән чәй дә эчкән.

Аннары аның кәефе кискен үзгәреп киткән. Башта ул пычак тотып директор урынбасарына ташланган, аннары бергә яшәгән хатынга. Ир-ат үз-үзенә дә берничә тапкыр кадаган.

Полиция хезмәткәрләре мәктәпне япканнар, ә зыян килүчеләрне хастаханәгә озатканнар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров