Онлайн трансляция

Свернуть

Африканың иң югары ноктасына менүче Рөстәм Нәбиев: "Югалып торам.."

Африканың иң югары ноктасына менүче Рөстәм Нәбиев: "Югалып торам.."

https://tnv.ru

07 Декабрь 2022, 15:38

1102

0

Африканың иң югары ноктасына менүче Рөстәм Нәбиев: "Югалып торам.."
Танылган блогер Рөстәм Нәбиев Африканың югары ноктасына - Килиманджаро тавына менә. Килиманджаро - континентның иң югары ноктасы(5895м).

Рөстәм үзенең телеграм каналында фотолар, видеолар белән бүлешә. Хәзерге вакытта ул ике көнгә югалып торачак.

Бу Рөстәм Нәбиевның беренче тавы гына түгел. Аның инде Казбек (5033м), Эльбрус (5642) һәм Манаслу (8163) югары нокталарына да менгәне бар. Аның сүзләренчә, бу тау аеруча авыр бирелә - көн саен 14әр сәгать кулда менәргә туры килә.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә казарма җимерелеп, 24 солдат һәлак була, 19 кеше яралана. Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев ул кичтә аякларын югалта.

фото: t.me/rustamnabiev92


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров