Онлайн трансляция

Свернуть

Кыш Бабай Чаллыга килеп җитте

Кыш Бабай Чаллыга килеп җитте

https://tnv.ru

07 Декабрь 2022, 14:47

110

0

Кыш Бабай Чаллыга килеп җитте
Татарстанның Яр Чаллы шәһәренә Бөек Устюгтан Кыш Бабай килде. Тылсым иясен шәһәрнең тимер юл вокзалында шәһәрнең җитәкчеләре һәм сәнгать әһелләре каршы алган.

Алар Кыш Бабайны сәламләп, үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр. “Энергетик” мәдәният сарае, “Шатлык” яшьләр үзәге, цирк түгәрәге осталары номерлары әлеге истәлекле очрашуга зур ямь өстәде.

Рәхмәт йөзеннән, Бөек Устюг кунагы үзен хөрмәтләүчеләрне әкияти вагоннарына кертте. Шәһәрдәшләребезгә изге теләкләрен ирештерде. Аннары инде ул кабат юлга кузгалды, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы.

Фото: Вконтакте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров