Онлайн трансляция

Свернуть

Балаларда дуңгыз гриппының төп билгеләре аталды

Балаларда дуңгыз гриппының төп билгеләре аталды

https://tnv.ru

14 Декабрь 2022, 12:28

1040

0

Балаларда дуңгыз гриппының төп билгеләре аталды
Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Тамара Черемесина балаларда дуңгыз гриппының билгеләрен атаган. Бик озак дәвам итә һәм температураны төшерә торган гадәти даруларга бирешми торган озакка сузылган гипертермия балаларда гриппның төп билгесе санала, дип җиткерә "Татар-информ".

Аның сүзләренчә, балаларда шулай ук баш һәм тамак авырту, томау, тән сызлау, туңып калтырау кебек симптомнар күзәтелә, аппетитлары югала.

Әмма бу симптомнар башка респиратор авырулар, шул исәптән коронавирус инфекциясе өчен дә хас, дип өстәде ул.

Фото: соц. сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров