Онлайн трансляция

Свернуть

Пенсионерлар күбрәк авария ясый башлаган

Пенсионерлар күбрәк авария ясый башлаган

https://tnv.ru

25 Сентябрь 2023, 15:14

50

0

Пенсионерлар күбрәк авария ясый башлаган
Соңгы 2 атнада без өлкән яшьтәге кешеләрнең юл-транспорт һәлакәтләренә ешрак эләгә башлавын күрдек.

Узган якшәмбедә Казанның Мамадыш трактында 73 яшьлек кеше 45 яшьлек ирне бәрдерде. 2 атна элек Лениногорски белән Азнакай арасында 84 яшьлек бабай идарә иткән машина каршы якка чыкты һәм КИАга бәрелде. Анда гаилә була. Әнисе белән кызы үләләр, әтиләре авыр хәлдә хастаханәгә озатылды. Баулыда 65 яшьлек кеше рулдә барганда аңын югалта һәм кибеткә бәреп керә. Бу очракта ул исән кала. Мондый хәбәрләр Самарадан да, Башкортостаннан да килеп ирешә торды.

Быелның 8 аенда Татарстанда 60 яшьтән өлкәннәр ясаган аварияләр һәм аларда үлүчеләр саны өчтән бер тапкырга арткан. Бу очраклылык яки сезонлы күренешләр генәме? Әллә инде җитди мәсьәләгә әйләнеп барамы? Бабайларга таныклык бирмәскә диючеләр хаклымы? Әллә инде аны ешрак алыштырып торырга диючеләрме? Алия Хәйретдинова сорауларга җавап эзләде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров