Онлайн трансляция

Свернуть

Табигать үзгәрә! Мондый ноябрь соңгы тапкыр 1934 елда булган

Табигать үзгәрә! Мондый ноябрь соңгы тапкыр 1934 елда булган

https://tnv.ru

08 Ноябрь 2023, 15:04

162

0

Табигать үзгәрә! Мондый ноябрь соңгы тапкыр 1934 елда булган
Ни өчен табигать үзгәрүе котылгысыз күренеш булып бара? Бер карасаң, кар ява, икенче карасаң, яңгыр сибәли, өченче карыйсың, ялтырап кояш чыга. Һәм бу бер ай эчендә түгел, бер тәүлек эчендә шулай. Һава торышының көйсезлеге — күз алдында.

Һава торышының үзгәрешләрен 100 ел эчендәге температураларына карап та чамаларга мөмкин. Моңа кадәр бер гасыр дәвамында тремпература чагыштырмача тотрыклы торган. Әмма гомумән караганда, аның күтәрелүе күренә. Быелгы кебек җылы ноябрь соңгы тапкыр 1934 елда күзәтелгәне теркәлгән.

Татарстан халкы моны сизәме? Һава торышының үзгәрешләре — республиканың һәртөрле тармакларына нинди йогынты ясый? Рания Абдрахманова тулырак.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров