Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда дүртенче көн Ык елгасында балык тотканда югалган ике ир-атны эзлиләр

Татарстанда дүртенче көн Ык елгасында балык тотканда югалган ике ир-атны эзлиләр

https://tnv.ru

08 Ноябрь 2023, 13:17

54

0

Татарстанда дүртенче көн Ык елгасында балык тотканда югалган ике ир-атны эзлиләр
Татарстанның Минзәлә районында коткаручылар дүртенче көн Ык елгасында югалган балыкчыларны эзлиләр. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 5 ноябрьдә 44 һәм 45 яшьлек ике ир-атның бер көн элек Яңа Мәлкән авылы янында балык тотарга киткәннәр. Берничә сәгатьтән соң алар белән элемтә өзелгән.

Урынга килгән коткаручылар бозга каткан көймәгә, аның янында бозга каткан аяк киеменә тап булалар. Суда югалганнарны тапмаганнар. Хәзерге вакытта эзләүләр дәвам итә.

Фото: пресс-служба МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар