Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда бер автобус кешеләрне бушлай йөртәчәк

Иртәгә Татарстанда бер автобус кешеләрне бушлай йөртәчәк

https://tnv.ru

27 Ноябрь 2023, 16:04

71

0

Иртәгә Татарстанда бер автобус кешеләрне бушлай йөртәчәк
Иртәгә, 28 ноябрьдә «Юмарт сишәмбе» акциясе кысаларында Казан автобус маршрутларының берсе бушлай булачак. 30 нчы маршрут автобусы (борт номеры – 704) иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр шәһәр халкын түләүсез йөртәчәк.

Автобусны тану бик җиңел булачак: аның алгы тәрәзәсенә «Благотворительный маршрут БФ «Закят» дип язылган язу куелган, ә автобус эче төсле шарлар һәм хәйрия турында банерлар белән бизәлгән.

30 нчы автобуста барганда, пассажирлар исламның матурлыгы һәм саваплы гамәлләр башкару фазыйләтләре белән якыннанрак таныша алачак.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров